«Герой әтисе» Республика күчмә фотокүргәзмәсе

2025 елның 8 апреле, сишәмбе

Саба мәдәният йортында Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышының Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган «Герой әтисе» республика күчмә фотокүргәзмәсе ачылды!
Геройлар, аларның әтиләре, һәм батырлыклары белән танышу максатында 7 апрельдә Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе  белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән әлеге фотокүргәзмәдә булдылар. Һәр Ата өчен улы- нәсел дәвамчысы, өмете һәм таянычы. Һәр ул өчен Әти- батырлык, ышанычлылык һәм җаваплылык үрнәге. Бу күргәзмә чын патриотлар, Ватанны саклаучылар тәрбияләгән әтиләр турында.

Без чын күнелдән бу чарада теләп катнаштык. Үзебезгә бик куп тарихи мәгълүматләр тупладык. Мондый мөһим теманы ачу патриотлар һәм җаваплы гражданнар тәрбияләүдә мөһим адым булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International