ЯҢАЛЫКЛАР


8
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Саба муниципаль районы башлыгы Р. Н. Миннихановның 2019 елда үсешнең актуаль мәсьәләләре буенча кече һәм урта бизнес вәкилләре белән киңәшмә очрашуы

Тэги: Икътисад бүлеге

Ир-атлар командалары арасында мини-футбол буенча 35+ районара Яңа ел турниры 

Яшь белгечләргә аренда торагы

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Олы Нырты авыл җирлеге авыл клубларында Яңа ел бал-маскарадлары узды.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

7 гыйнвар көнне Кырбаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә ишегалдыннан ишегалларына йөреп, күңелле җырлар, тезмәләр җырладылар,  шулай ук йорт хуҗаларына Раштуа турында шигырьләр сөйләделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

7
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 7 гыйнварында Балалар иҗат үзәгенең актлар залында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов район яшьләре белән очрашты.

Тэги: Мәгариф идарәсе

7 гыйнвар көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йортында Казан шәһәреннән килгән Татар дәүләт курчак театры актерлары балалар өчен «Карлсон проказничает опять…» − дип исемләнгән театральләштерелгән курчак театры күрсәттеләр. 

Тэги: Мәдәният бүлеге

   31 декабрь көнне Сәрдә авыл клубында Яңа ел бал маскарады булып узды. Авыл җирлеге башлыгы катнашучыларны hәм тамашачыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм ел дәвамында төрле чараларда катнашкан катнашучыларга рәхмәт сүзләре җиткерде. Бәйрәм өчен театральләшкән тамаша әзерләнде һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар белән күңелле видеоклиплар төшерелде, алар экранда концерт номерлары вакытында күрсәтелде. Шулай ук тамашачыларга кызыклы скетчлар, музыкаль миниатюралар, Яңа ел җырлары, биюләр, конкурслар тәкъдим ителде. Программа бер сулышта узды. Кыш Бабай һәм Кар кызы бәйрәм белән котлап бүләкләр тапшырдылар. Барлык кунаклар да күтәренке кәеф алдылар.

Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында, 2001 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары

5 гыйнвар көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авыл балалары өчен Чыршы бәйрәме оештырдылар. Балалар чыршы янында әйлән-бәйлән уйнадылар һәм Кыш бабайга үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Кыш бабай барысына да татлы бүләкләр өләште. Беркем дә бүләксез китмәде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International