2018 елның 7 гыйнварында Саба муниципаль районының Килдебәк авылында ир-атлар командалары арасында мини-футбол буенча 35+ районара Яңа ел турниры узды. Турнирда 4 команда катнашты: «Исполком», «Саба», «Шәмәрдән», «Кукмара». Турнир нәтиҗәләре буенча урыннар киләсе тәртиптә бүленде:
1 урын «Исполком
2 урын «Саба»
3 урын «Шәмәрдән»
4 урын «Кукмара»
Кызыклы турнир өчен оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдерәбез һәм аның ел саен булуын һәм тагын да күбрәк командаларны үзенә кушуын телибез.