Сәрдә авыл клубында Яңа ел бәйрәме.

2019 елның 7 гыйнвары, дүшәмбе

   31 декабрь көнне Сәрдә авыл клубында Яңа ел бал маскарады булып узды. Авыл җирлеге башлыгы катнашучыларны hәм тамашачыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм ел дәвамында төрле чараларда катнашкан катнашучыларга рәхмәт сүзләре җиткерде. Бәйрәм өчен театральләшкән тамаша әзерләнде һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар белән күңелле видеоклиплар төшерелде, алар экранда концерт номерлары вакытында күрсәтелде. Шулай ук тамашачыларга кызыклы скетчлар, музыкаль миниатюралар, Яңа ел җырлары, биюләр, конкурслар тәкъдим ителде. Программа бер сулышта узды. Кыш Бабай һәм Кар кызы бәйрәм белән котлап бүләкләр тапшырдылар. Барлык кунаклар да күтәренке кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International