7 гыйнвар көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йортында Казан шәһәреннән килгән Татар дәүләт курчак театры актерлары балалар өчен «Карлсон проказничает опять…» − дип исемләнгән театральләштерелгән курчак театры күрсәттеләр. Чараның икенче өлеше фойеда бизәлгән чыршы янында дәвам итте. Анда балалар Кыш бабай, Кар кызы һәм мульгеройлар оештырган күңелле уеннарда катнашып, рәхәтләнеп биеделәр.