ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

   Саба районы мәктәпләрендә 10-11 сыйныф укучылары арасында яктылыкны кайтаручы элементлар куллану һәм яшүсмерләр өчен яңа төр элементлар әзерләү буенча анкета тутыру бара. 2019 елның 23-24 гыйнвар көннәрендә ЮХИДИ бүлекчәсе һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ Саба бүлекчәсе хезмәткәрләре Шәмәрдән лицее һәм Саба гимназиясе өлкән сыйныф укучылары арасында анкета сорауларына җавап алдылар. Анкета тәмамлангач, укучылар белән юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрелде.

Тэги: ЮХИДИ

  Кичә, 24 гыйнвар конне, Сабанын Мэктэп урамында  16:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр транспорт чаралары йөртүчеләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау буенча чираттагы массакүләм тикшерү үткәрелде. "Тоннель" операциясе барышында 90нан артык автомобиль тикшерелде һәм 23 хокук бозу очрагы ачыкланды.

Тэги: ЮХИДИ

25 нче гыйнвар көнне Кильдебәк авыл җирлегендә "Әдәби манзара" - әдәби кунакханәсе уздырылды.

Саба муниципаль районы Югары Шытсу "Ак каен" балалар бакчасында 25 гыйнвар көнне тәрбиячеләр өчен "Тәжрибә аша тирә-якны танып белү" темасына семинар үткәрелде

Тэги: Мәгариф идарәсе

25 гыйнвар көнне район китапханәсенең уку залында “Мишә дулкыннары” язучылар клубының утырышында кунакта «Алтын каләм» фестиваленең беренче Гран-при иясе, «Ватаным татарстан» газетасының хәбәрчесе, шагыйрә, КФУ университетында булачак журналистларга белем бирүче укытучысы, филология фәннәре кандидаты Рәсимә Галиева белән очрашу уздырылды. 

2019 елның 24 нче гыйнварында Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатында тәрбияче Хузина Алисә Нәкыйп кызы җитәкчелегендә

«Җитезрәк, күңеллерәк» дигән исем астында чаңгыда йөрү оештырылды.

Курсабаш авыл җирлеге егетләре командасы мини-футбол буенча район ярышында катнашалар. Узган уеннарда җиңүләр яуладылар һәм алга таба җиңүгә омтылышлары көчәйде. Аларга алдагы уеннарда да уңышлар телибез!- Курсабаш авыл җирлеге
 

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Безнең футболистлар!!!

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Иштуган авыл җирлегендә чаңгы юлы ясалды.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

Татарстан Республикасының Саба һәм Теләче районнары буенча Пенсия фонды идарәсе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International