Яктылык кайтаргыч элементлар буенча анкета тутырдылар

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

 Саба районы мәктәпләрендә 10-11 сыйныф укучылары арасында яктылыкны кайтаручы элементлар куллану һәм яшүсмерләр өчен яңа төр элементлар әзерләү буенча анкета тутыру бара. 2019 елның 23-24 гыйнвар көннәрендә ЮХИДИ бүлекчәсе һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ Саба бүлекчәсе хезмәткәрләре Шәмәрдән лицее һәм Саба гимназиясе өлкән сыйныф укучылары арасында анкета сорауларына җавап алдылар. Анкета тәмамлангач, укучылар белән юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрелде.

Тэги: ЮХИДИ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International