25 гыйнвар көнне район китапханәсенең уку залында “Мишә дулкыннары” язучылар клубының утырышында кунакта «Алтын каләм» фестиваленең беренче Гран-при иясе, «Ватаным Татарстан» газетасының хәбәрчесе, шагыйрә, КФУ университетында булачак журналистларга белем бирүче укытучысы, филология фәннәре кандидаты Рәсимә Галиева белән очрашу уздырылды. Китапханәче Мостафина Г. кичәне башлап җибәрде, язучылар белән таныштырды.
Рәсимә Галиева тумышы белән Саба районы Тенеки авылыннан. Мәктәп елларыннан ук районда чыга торган “Саба таңнары” газетасында гына түгел, республикакүләм газета-журналларда да актив чыгыш ясый. Мәктәп елларында 1994 нче елда узган Яшь журналистлар лигасы һәм 1997 нче елда үткән “Алтын каләм” фестиваленда катнаша. Рәсимә Галиева укучыларына, авылдашларына мәшһүр язучылар, артистлар белән кызыклы, истәлекле очрашулар бүләк итте. Аның күп кенә язмалары, очерклары, хикәяләре «Язмаларда-язмышлар» дигән китапта дөнья күрде.
Түгәрәк өстәл артында язучылар үз фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерделәр, шигырьләре белән таныштырдылар.
Саба ҮКС директоры Билалова Л.Р. кунакка җылы теләкләрен белдереп истәлекле бүләк тапшырды.