24 гыйнвар көнне Тимершык урта мәктәбенең спорт залында хезмәт коллективлары арасында мини-футбол буенча Саба районы Чемпионаты булып узды.
Уенда Яшен һәм мәдәният командалары очрашты, мәдәният командасы 4-2 исәбе белән җиңүгә иреште.
Мәдәният хезмәткәрләре сәхнәдә генә түгел, спорт залында да югарыга үрәләр.
Балаларны татар халкынын гореф гадэтлэренэ ойрэту хэм шушы гореф гадэтлэр аша гаилэдэ тэрбиялелек булдыру максатыннан 22 гыйнвар көнне Яңа Мичән мәдәният йортында китапханә белән берлектә эшче һөнәрчеләр елы уңаеннан “ Останың да остасы” –дип исемләнгән чара үткәрелде. Миннебаева Фирсина, Низамова Рәшидә, Файзрахманова Минзәлия апаларның кул эшләреннән торган күргәзмә куелды. Һәрберсе үз эшләре турында сөйләп, кызларга эшләп күрсәттеләр. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.
Кичә, 2019 елның 23 гыйнварында, Килдебәк урта мәктәбенең спорт залында Саба муниципаль районының Байлар Сабасы зонасындагы Югары лига ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча чемпионаты дәвам итте.
Безнең районның иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре: ун савымчы һәм ике осеменатор, авыл хуҗалыгы тармагында озак еллар эшләгән өчен «Варзи-Ятчи» шифаханәсендә ун көн дәваланып кайттылар.
“Ял итү өчен җәмәгать урыннары” атналыгы барышында балалар белән: театр, цирк, концерт заллары, китапханә, музей һәм башка махсус ял итү урыннары булуы турында танып белү эшчәнлекләре үткәрелде.
2019 елның 23 гыйнварында Шәмәрдән лицееның яшь юл хәрәкәте инспекторлары ЮХИДИ һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең Саба бүлекчәсе белән берлектә "Юлда күренеп тор!" акциясен үткәрү өчен урамга чыктылар. Укучылар юл хәрәкәтендә катнашучыларга яктылык кайтаручы элементлар куллануның мөһимлеге турында искә төшереп мөрәҗәгать иттеләр, тематик белешмәлекләр һәм яктылык кайтаручы элементлар өләштеләр. Акция уңышлы узды, барлык җәяүлеләр һәм автомобиль йөртүчеләр акцияне яхшы кабул иттеләр.
24 январь көнне “Өлкәннәр” клубына йөрүче ветераннар өчен Район китапханәсе “Сабантуй” спорт комплексына экскурсия үткәрде.
Подрядчы оешма ҖЧҖ «Ак Таш» тарафыннан «штп Байлар Сабасында урнашкан SABA-ARENA универсаль спорт комплексы" объекты буенча төзелеш эшләре тәмамланып килә
Хөрмәтле Саба районы халкы һәм безнең сайтка керүчеләр!
Киләчәктә Байлар Сабасы район үзәгендә З. Йосыпов урамы буендагы (социаль яклау бинасы каршында, “Әллүки" балалар бакчасы янында) паркны төзекләндерү планлаштырыла. Төзекләндерү барышында гамәлдәге сугышчы-интернационалистларга куелган монументны урында калдыру күздә тотыла.
Хөрмәтле дуслар, сезне яңа паркның эскиз проектын (төзекләндерү вариантларын) төзүдә, шулай ук әлеге паркка исем уйлап табуда катнашырга чакырабыз.
Эш барышында паркның балалар бакчасы, гимназия, «Саба-Арена» спорт комплексы, хоккей тартмасы, йөгерү юлы белән футбол кыры, шулай ук һәлак булган сугышчыларга куелган монумент белән янәшә торыуын да исәпкә алырга кирәк.
Төзекләндерү планы һәм яңа паркка атама бирү буенча тәкъдимнәр 2019 елның 31 гыйнварына кадәр Elmir.Ramazanov@tatar.ru электрон адресына кабул ителә.
Төзекләндерү планын булдыру өчен парк территориясенең план-схемасы урнаштырылган.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы (алга таба – министрлык) хәбәр иткәнчә, 2018 елның 29 декабрендә республикада Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы эш белән тәэмин итүчеләр берләшмәләренең Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы (алга таба – килешү) турында килешү имзаланды (теркәлә).
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы «Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында " Федераль закон нигезендә билгеләнә (ягъни 2019 елның 1 гыйнварыннан аена 11 280 сум күләмендә).
Минималь хезмәт хакы түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлешендә хезмәт законнарын бозуга юл куйган эш бирүчеләр 5 статья нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 27 статьясы.
Әлеге мәгълүматны халыкка җиткерү максатыннан министрлык тарафыннан «Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында белешмәлек " әзерләнде (кушымта итеп бирелә).