ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

20 нче гыйнвар көнне Явлаштау бозында хоккей буенча район чемпионатының чираттагы уеннары үтте. "Явлаштау" командасы "Шыңар" һәм "Арташ" командалары белән очрашып 2 уенда да җиңүгә иреште. Егетләргә алдагы уеннарда да уңышлар телибез!

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

   24 гыйнвар 2019 елда “ Балкыш” тернәкләндерү үзәгендә  эшләүче хезмәт инструкторы Зөлфирә Әхмәтова тарафыннан  “Җитез куллар” программасы нигезендә “Агач  яндырып эшләү” исеме астында  дәресләр үткәрелде.

23 нче гыйнвар көнне Пүкәл авыл клубында, китапханә белән берлектә"Ак калфак" хатын-кызлар  клубына йөрүчеләр белән "Сөннәт" дип исемләнгән милли тәрбия чарасы күрсәтелде.Әлеге чарада Татар халкының гореф-гадәтләре искә алынды hәм “Сөннәт кичәсе” ничек үткәрелүе күрсәтелде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Мини-футбол буенча "Шытсу" командасы район Чемпионатында актив катнаша. Команда исәбендә әлегә 3 җиңү һәм 2 җиңелү.

Командага уңышлар телибез!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

23
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Яңа Мичән авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә эшче һөнәрчеләр елы уңаеннан "Останың да остасы"дип исемләнгән мастер класс үткәрелде. Миннебаева Фирсина, Низамова Рәшидә, Файзрахманова Минзәлия апаларның кул эшләреннән торган күргәзмә куелды. Һәрберсе үз эшләре турында сөйләп, кызларга эшләп күрсәттеләр. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.

Казанче Бигәнәй авылында Совет урамы буенча 4А йортта "арендалы торак йорты" төзелеше тәмамланып килә. Хәзерге вакытта йортта эчке эшләре тәмамланып, җиһазлар куела. Торак йортнын төзү белән ООО "ПМК-159"  шөгыльләнә. Мондый аренда торагы ООО "Саба" Сатыш бүлекчәсе авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләргә теләгән яшьләргә  һәм торакка мохтаҗларга биреләчәк. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

         Хөрмәтле Саба районы халкы һәм безнең сайтка керүчеләр!

         Киләчәктә Байлар Сабасы район үзәгендә З. Йосыпов урамы буендагы (социаль яклау бинасы каршында, “Әллүки" балалар бакчасы янында) паркны төзекләндерү планлаштырыла. Төзекләндерү барышында гамәлдәге сугышчы-интернационалистларга куелган монументны урында калдыру күздә тотыла.  

         Хөрмәтле дуслар, сезне яңа паркның эскиз проектын (төзекләндерү вариантларын) төзүдә, шулай ук әлеге паркка исем уйлап табуда катнашырга чакырабыз.

         Эш барышында паркның балалар бакчасы, гимназия, «Саба-Арена» спорт комплексы, хоккей тартмасы, йөгерү юлы белән футбол кыры, шулай ук һәлак булган сугышчыларга куелган монумент белән янәшә торыуын да исәпкә алырга кирәк.

         Төзекләндерү планы һәм яңа паркка атама бирү буенча тәкъдимнәр 2019 елның 31 гыйнварына кадәр Elmir.Ramazanov@tatar.ru электрон адресына кабул ителә.

         Төзекләндерү планын булдыру өчен парк территориясенең план-схемасы урнаштырылган.

   Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы (алга таба – министрлык) хәбәр иткәнчә, 2018 елның 29 декабрендә республикада Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы эш белән тәэмин итүчеләр берләшмәләренең Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы (алга таба – килешү) турында килешү имзаланды (теркәлә).

   Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә.

   Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы «Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында " Федераль закон нигезендә билгеләнә (ягъни 2019 елның 1 гыйнварыннан аена 11 280 сум күләмендә).

   Минималь хезмәт хакы түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлешендә хезмәт законнарын бозуга юл куйган эш бирүчеләр 5 статья нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 27 статьясы. 

   Әлеге мәгълүматны халыкка җиткерү максатыннан министрлык тарафыннан «Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында белешмәлек " әзерләнде (кушымта итеп бирелә).

  Олыяз “Чәчкә” балалар бакчасында 14.01.19-19.01.19 көннәрендә атна темасы: “Әбиемнең серле сандыгы, Татар милли киемнәре” иде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Иске Икшермә авыл җирлеге торак пунктларында төзүлүче аренда йортлары тәмамлану этабында.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International