Олыяз “Чәчкә” балалар бакчасында 14.01.19-19.01.19 көннәрендә атна темасы: “Әбиемнең серле сандыгы, Татар милли киемнәре” иде. Темага багышланган презентация карап, “Әбиемнең серле сандыгы” почмагындагы киемнәр белән таныштык. Татар милли киемендәге үзенчәлекләрне өйрәндек. Балалар, әти-әниләре белән, бик теләп татарның милли ашларын тозлы камырдан ясап алып килделәр. Татар орнаментларыннан пазл төзеделәр, татар милли киемнәрен кисеп ябыштыру ысулы белән ясадылар.