Кичә, 2019 елның 23 гыйнварында, Килдебәк урта мәктәбенең спорт залында Саба муниципаль районының Байлар Сабасы зонасындагы Югары лига ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча чемпионаты дәвам итте. Беренче уенда САБА ЯШЬЛЯРЕ һәм ДЮСШ командалары очрашты. Уен САБА ЯШЬЛЯРЕ командасы файдасына 6-2 исәбе белән тәмамланды. Икенче уенда САБИНСКИЕ ОКНА һәм САБЫГАЗ командалары очрашты, ике яклы уенда САБЫГАЗ командасы 6-5 исәбе белән җиңү яулады. Өченче уенда ЛЕСХОЗ командасы ИСПОЛКОМ командасын 11-5 исәбе белән җиңде. Бүген Тимершык урта мәктәбенең спорт залында Беренче лига уеннары дәвам итәчәк.