“Ял итү өчен җәмәгать урыннары” атналыгы барышында балалар белән: театр, цирк, концерт заллары, китапханә, музей һәм башка махсус ял итү урыннары булуы турында танып белү эшчәнлекләре үткәрелде. Ял итү урыннарына баргач үзеңне әдәпле, әхлаклы, тәртипле тотарга кирәклеге турында искәртелде, презентацияләр күрсәтелде, балалар белән танылга татар, рус халык әкиятләре сәхнәләштерелде. Алган белемнәрен балалар рәсемләү, кисеп-ябыштыру эшчәнлекләрендә чагылдырдылар.
22 январь көнне уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Ш. Биктимиров исемндәге район мәдәният йортына экскурсиягә барыдылар. Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистлары балаларга татар халкының бөек язучысы Г. Тукай әсәрләре буенча сәхнәләштергән "Шомбай маҗаралары" спектаклен күрсәттеләр. Спектакль җанлы барды. Балалар "Шүрәле", "Су анасы" әкиятләрен искә төшереп Шомбайның сорауларына җавап, кирәк вакытта ана киңәшләрен бирделәр. Спектакль балалар өчен кызыклы, матур, эчтәлекле булды. Әкият аша балалар үзара дус-тату булырга, һәрдаим ярдәмләшеп яшәргә кирәклегенә төшенделәр.