"Әдәби манзара"

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

25 нче гыйнвар көнне Кильдебәк авыл җирлегендә "Әдәби манзара" - әдәби кунакханәсе уздырылды.  Әлеге чараның төп максаты - халыкны китап укуга җәлеп итү. Әдәби кунакханә барышында төрле татар әдипләренең әсәрләреннән өзекләр укылды һәм театральләштерелде. Килгән кунаклар бик актив катнаштылар,татар әдипләрен һәм аларның әдәби әсәрләрен искә төшерделәр,үзләренең фикерләре белән бүлештеләр. Чарада "Алтын каләм" фестиваленең беренче Гран-при иясе, "Ватаным Татарстан"газетасының хәбәрчесе,шагыйрә,КФУ университетында булачак журналистларга белем бирүче укытучысы,филология фәннәре кандидаты Рәсимә Галиева да катнашты хәм әлеге чарага карата үзенең уй-фикерләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International