Саба муниципаль районы Югары Шытсу "Ак каен" балалар бакчасында 25 гыйнвар көнне тәрбиячеләр өчен "Тәжрибә аша тирә-якны танып белү" темасына семинар үткәрелде.

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Саба муниципаль районы Югары Шытсу "Ак каен" балалар бакчасында 25 гыйнвар көнне тәрбиячеләр өчен "Тәжрибә аша тирә-якны танып белү" темасына семинар үткәрелде. Тәрбияче Гилемханова Рәфисә Нурулловна "Искиткеч ком" темасына эшчәнлек күрсәтте. Эшчәнлек барышында балалар  комның  узлекләрен   тәжрибәләр үткәреп өйрәнделәр. Эшчәнлек бик кызыклы булды. Балалар үзләренә күп яңалыклар алдылар. Семинар ахырында килгән кунаклар түгәрәк өстәл артында үзләренен фикерләре белән уртаклаштылар. Барлык килгэн кунакларга эшчәнлек һәм мастер-класс кызыклы булды, ошады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International