ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 10 февралендә Байлар Сабасында урнашкан үзәк шугалакта урам хоккее буенча турнир узды.

11нче февраль көнне Саба ҮКСы директоры Билалова Л.Р. һәм методист Шакирҗанова И.И. Олы Кибәче авыл китапханәсе каршында оешкан "Ак калфак" клуб берләшмәсенең чираттагы утырышында катнаштылар

   Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт Идарәсенең вәкиле район территориясенә 2019 елның 14 февралендә булачак. Муниципаль районга ведомство җитәкчесе урынбасары Игорь Павлов киләчәк.
   Традиция буенча муниципаль район территориясендә район җитәкчелеге белән очрашулар, мәктәптә ачык дәрес, гражданнарны кабул итү һәм сәнәгать мәйданчыгын карау булачак.
   Чара 9 сәгатьтә башлана – бу вакытка гражданнарны кабул итү планлаштырылган, ул район хакимиятендә түбәндәге адрес буенча узачак: штп Байлар Сабасы, Г. Закиров ур., 52.
   Районга чыгу кысаларында Игорь Павлов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап бирәчәк: гражданнарны кабул иткәннән соң журналистлар өчен брифинг узачак. Аккредитация мәсьәләләре буенча Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан идарәсе матбугат хезмәтенә 8 (843) 238-30-41 (элемтә өчен җаваплы зат: О. А. Ефимова), эл. почта буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: to16_43@fas.gov.ru йә район администрациясенә.

Кичә КФУның "Уникс" мәдәни-спорт комплексында Татарстан Республикасының  КВН юбилей фестивале узды.

Бүген, 11нче февраль көнне Сатыш авылы китапханәсе каршында  эшләп килүче"Ак калфак" клуб берләшмәсенең чираттагы утырышы  "Тәмле табын серләре" дип аталган  әдәби кичә формасында узды.

    7нче февраль көнне МБМБУ Саба №1 «Шатлык” балалар бакчасында яшь тәрбиячеләр өчен “Федераль дәүләт белем бирү шартларында балаларны мәктәпкә әзерләү” темасына район күләмендә семинар үткәрелде. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

9нчы февраль көнне Шекше мәдәният йортында гармунчыларның Ф.Туишев исемендәге Республика фестивальләре лауреаты, тальянчы, авылдашыбыз Миннислам Гомәр улы Гомәров истәлегенә багышланган "Уйнагыз гармуннар!"-Якты бер моң.. дип исемләнгән  зур районкүләм фестиваль-кичә оештырылды. Ул Саба районы Мәдәният бүлеге начальнигы Р.Ф.Заһидуллин, район мәдәният йортының методик кабинеты, Шекше авыл җирлеге башлыгы Р.Р.Хәйртдинов, ызандаш-күршеләребез Явлаштау, Эзмә, Олыяз, Сәрдә авыллары  мәдәният хезмәткәрләре ярдәме һәм теләктәшлеге белән әзерләнде. Кичәдә Саба балалар сәнгать мәктәбенең тальянчылар ансамбле (җитәкчесе А.З.Газизов), сәхнә ветераны һәм танылган гармунчы Вилорик Вәлиуллин, ызандашларыбыз Иләбәр, Эзмә, Олыяз, Явлаштау авылларыннан килгән гармунчы, баянчылар, тальянчылар һәм җырчылар, Шекше җирлегендә туып-үскән һәвәскәр гармунчылар һәм үзешчәннәр, Шекше мәдәният йортының “Зиләйлүк” һәм “Бөрлегән” фольклор коллективлары катнашты. Сәхнәдән гармун моңнары агылды, биюләр башкарылды, җырлар яңгырады. Экраннан Миннислам абыйга багышланган видео һәм фото материаллар күрсәтелде.  Бу кичне сәхнәгә Миннислам Гомәровның нәсел дәвамчылары- балалары, оныклары да күтәрелде. Алар әтиләре истәлегенә багышланган матур чараны оештыручыларга, чыгыш ясаучыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Кичәдә катнашучыларның барысына да Саба муниципаль районы Башкарма комитетының Мәдәният бүлеге җитәкчесе Р.Ф.Заһидуллин исеменнән Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

7 февраль көнне Юлбат авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре  борыңгыдан килгән кич утыру йоласын күрсәттеләр. Авылыбызның уңган хатын-кызлары кич утырырга кул эшләре белән килгәннәр иде. Кич утыруда йолалар, яшьлектә җырланган җырлар, матур уеннар искә төшерелде. Хөрмәткә лаеклы өлкәнебез Халикова Мәрзия апа хәтирәләр белән уртаклашты. Чара табышмаклар, такмаклар әйтү белән үрелеп барды. Чараның төп максаты -  йолаларны, гореф-гадәтләрне киләчәк буынга җиткерү. Чарада кунаклар - Саба ҮКСы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы, методист Шакирҗанова Илсөяр Илдус кызы, библиограф Шамилова Альбина Ринат кызы да катнашты.

 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

4 февраль көнне Шекше мәдәният йортында Шекше авыл җирлегенең отчет җыены узды.

Җыенда Саба муниципаль район башлыгының урынбасарлары катнашты. Халык үзенең борчыган сорауларын җиткерде.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

«Саба» җәмгыятенең Сатыш бүлекчәсендә 2018 ел йомгаклары һәм 2019 елның 1 ае нәтиҗәләре буенча Саба районы хуҗалыкларының ферма мөдирләре белән киңәшмә уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International