Байлар Сабасының 1нче номерлы «Шатлык” балалар бакчасында район күләмендә семинар үткәрелде

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

    7нче февраль көнне МБМБУ Саба №1 «Шатлык” балалар бакчасында яшь тәрбиячеләр өчен “Федераль дәүләт белем бирү шартларында балаларны мәктәпкә әзерләү” темасына район күләмендә семинар үткәрелде. Семинарны мөдир Зарипова Р.Г. ачып җибәрде бакчабызның эшчәнлеге белән таныштырды. Семинар барышына Хуснулина Г.Г. икенче кечкенәләр төркеме балалары белән “Геометрик фигуралар илендә” темасына математик күзаллау, уртанчылар төркемендә Галиакбарова А.Ф. “Куянга кунакка” рус теле эшчнлеге, зурлар төркемендә Гилемханова Ә.Ә. “Белем иленә сәяхәт” темасына танып белү эшчәнлекләре, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Аухадиева Н.А., Аубакирова Г.А.  “Күбәләк ничек оча башлый?”  инглиз телендә театр күрсәттеләр. Саматова Л.И. “Тантамареска һәм бармак юлларын кулланып”,  логопед Халимова М.Р. “Авазланры дөрес әйтергә күнектерүдә сенсор-интегратив гимнастиканың әһәмияте”, Фатихова Г.Х. “Оригами элементлары кулланып мандал ясау”  темаларына масстер-класс үткәрделәр. Өлкән тәрбияче Нурисламова М.Ф. “Балаларның мәктәпкә әзерлеге” темасына чыгыш ясады.  Саба муниципаль районы мәгариф бүлеге  методисты  Салихова А.Р. үзенең фикерләрен әйтеп семинарны йомгаклады.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International