"Тәмле табын серләре"

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Бүген, 11нче февраль көнне Сатыш авылы китапханәсе каршында  эшләп килүче"Ак калфак" клуб берләшмәсенең чираттагы утырышы  "Тәмле табын серләре" дип аталган  әдәби кичә формасында узды.  Кичәдә татар халкының милли ашларын пешерү серләре белән уртаклаштылар.Мәкаль һәм табышмакларга тиз җавап таптылар,халкыбызның уеннарын,җырларын искә төшерделәр.Китапханәче якташыбыз Гөлсинә Галимуллина иҗат иткән китапларын һәм А.Әхмәтгалиева "Ак читек", Р.Нәбиев "Бөртекләп җыелган гомер", А.Баймөхәммәтов "Калдырма әнкәй" китаплары белән  таныштырды. Әлеге чарада Саба ҮКСы директоры Билалова Л.Р. һәм методист Шакирҗанова И.И. катнашты. Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы "Ак калфак" оешмасының эшчәнлеге, "Саба сөлгесе" бәйгесен үткәрү тәртибе турында сөйләде, авыл халкына үзенең  теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International