11нче февраль көнне Саба ҮКСы директоры Билалова Л.Р. һәм методист Шакирҗанова И.И. Олы Кибәче авыл китапханәсе каршында оешкан "Ак калфак" клуб берләшмәсенең чираттагы утырышында катнаштылар.Утырыш "Халкыбызнын күңел бизәкләре" темасына багышланган иде. Китапханәче әбиләребездэн,әниләребездән калган йолаларыбызны,гореф- гадәтләребезне саклап калырга чакырды.Чараның икенче өлешендә "Халкыбызның күңел бизәкләре" темасын яктырткан башваткыч сорауларына жаваплар бирделәр. Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы "Ак калфак" оешмасының эшчәнлеге, "Саба сөлгесе" бәйгесен үткәру тәртибе турында сөйләде, ак калфаклы, җыр - моң сөйгән, якты күңелле апаларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.