"Кич утыру"

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

7 февраль көнне Юлбат авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре  борыңгыдан килгән кич утыру йоласын күрсәттеләр. Авылыбызның уңган хатын-кызлары кич утырырга кул эшләре белән килгәннәр иде. Кич утыруда йолалар, яшьлектә җырланган җырлар, матур уеннар искә төшерелде. Хөрмәткә лаеклы өлкәнебез Халикова Мәрзия апа хәтирәләр белән уртаклашты. Чара табышмаклар, такмаклар әйтү белән үрелеп барды. Чараның төп максаты -  йолаларны, гореф-гадәтләрне киләчәк буынга җиткерү. Чарада кунаклар - Саба ҮКСы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы, методист Шакирҗанова Илсөяр Илдус кызы, библиограф Шамилова Альбина Ринат кызы да катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International