22 нче март көнне «Яшьлек " яшьләр үзәге 2025-2026 нчы елгы чаңгы сезонын япты.

2026 елның 30 марты, дүшәмбе

22 нче март көнне «Яшьлек " яшьләр үзәге 2025-2026 нчы елгы чаңгы сезонын япты.

     Әлеге чара, Шәмәрдәндә,  традицион рәвештә Вәлиуллин М.Г. һәм Ситдыйков И.Ф. истәлегенә , шулай ук Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы, Россиядә халыклар бердәмлеге елына багышланды.

      Саба муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гарипов Ирек Рамазан улы, быелгы сезонны ябу ярышларын башлап җибәреп, җылы сүзләрен җиткерде.“Балаларны спортка тарткан, сәламәт яшәү рәвешенә өйрәткән әлеге шәхесләр хөрмәтенә ел да чаңгы ярышлары үткәрелә. Киләсе буынны алар үрнәгендә тәрбияләргә кирәк. Ел да  шушы чарага килгән, безнең белән бергә булган гаилә әгъзаларына да рәхмәтебезне белдерәбез”,- диде ул.

     Миндел Валиуллин һәм Илдар Ситдыйковларның  улы, кызлары  һәм оныклары әлеге чарада катнашып, ярышны оештыручыларга, спортчыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Шулай ук ярышларда катнашучыларга истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.

      Көннәр җылынуга таба барса да, кичен чаңгылар кар өстеннән бик шома шуды. Кыш буе чаңгы шуган чаңгычылар сезонның соңгы ярышын да уңышлы тәмамлады. Җиңүчеләргә оештыручылар һәм “Россия тимер юллары” ачык акционерлык җәмгыяте вәкиле тарафыннан акчалата бүләк һәм грамоталар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International