«Юлбат» авыл хуҗалыгы предприятиесендә техник карау

2026 елның 30 марты, дүшәмбе

    Техник карау үткәрү графигы нигезендә, агымдагы елның 27 нче мартында  «Юлбат» авыл хуҗалыгы предприятиесендә техникага техник карау үткәрелде.

    Техник карау үткәрү өчен барлыгы 46 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде. Чара барышында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, дару җыелмалары (аптечкалар) һәм ут сүндергечләр булуына, теркәү документларына аерым игътибар бирелде. Барлык карау  үткән техникаларга техник карау үтү турында таныклыклар биреләчәк.

   Чарадан соң механизаторлар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен, техника куркынычсызлыгын һәм янгын куркынычсызлыгын саклау буенча әңгәмә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International