ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

9нчы февраль көнне Шекше мәдәният йортында гармунчыларның Ф.Туишев исемендәге Республика фестивальләре лауреаты, тальянчы, авылдашыбыз Миннислам Гомәр улы Гомәров истәлегенә багышланган "Уйнагыз гармуннар!"-Якты бер моң.. дип исемләнгән  зур районкүләм фестиваль-кичә оештырылды. Ул Саба районы Мәдәният бүлеге начальнигы Р.Ф.Заһидуллин, район мәдәният йортының методик кабинеты, Шекше авыл җирлеге башлыгы Р.Р.Хәйртдинов, ызандаш-күршеләребез Явлаштау, Эзмә, Олыяз, Сәрдә авыллары  мәдәният хезмәткәрләре ярдәме һәм теләктәшлеге белән әзерләнде. Кичәдә Саба балалар сәнгать мәктәбенең тальянчылар ансамбле (җитәкчесе А.З.Газизов), сәхнә ветераны һәм танылган гармунчы Вилорик Вәлиуллин, ызандашларыбыз Иләбәр, Эзмә, Олыяз, Явлаштау авылларыннан килгән гармунчы, баянчылар, тальянчылар һәм җырчылар, Шекше җирлегендә туып-үскән һәвәскәр гармунчылар һәм үзешчәннәр, Шекше мәдәният йортының “Зиләйлүк” һәм “Бөрлегән” фольклор коллективлары катнашты. Сәхнәдән гармун моңнары агылды, биюләр башкарылды, җырлар яңгырады. Экраннан Миннислам абыйга багышланган видео һәм фото материаллар күрсәтелде.  Бу кичне сәхнәгә Миннислам Гомәровның нәсел дәвамчылары- балалары, оныклары да күтәрелде. Алар әтиләре истәлегенә багышланган матур чараны оештыручыларга, чыгыш ясаучыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Кичәдә катнашучыларның барысына да Саба муниципаль районы Башкарма комитетының Мәдәният бүлеге җитәкчесе Р.Ф.Заһидуллин исеменнән Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

7 февраль көнне Юлбат авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре  борыңгыдан килгән кич утыру йоласын күрсәттеләр. Авылыбызның уңган хатын-кызлары кич утырырга кул эшләре белән килгәннәр иде. Кич утыруда йолалар, яшьлектә җырланган җырлар, матур уеннар искә төшерелде. Хөрмәткә лаеклы өлкәнебез Халикова Мәрзия апа хәтирәләр белән уртаклашты. Чара табышмаклар, такмаклар әйтү белән үрелеп барды. Чараның төп максаты -  йолаларны, гореф-гадәтләрне киләчәк буынга җиткерү. Чарада кунаклар - Саба ҮКСы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы, методист Шакирҗанова Илсөяр Илдус кызы, библиограф Шамилова Альбина Ринат кызы да катнашты.

 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

4 февраль көнне Шекше мәдәният йортында Шекше авыл җирлегенең отчет җыены узды.

Җыенда Саба муниципаль район башлыгының урынбасарлары катнашты. Халык үзенең борчыган сорауларын җиткерде.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

«Саба» җәмгыятенең Сатыш бүлекчәсендә 2018 ел йомгаклары һәм 2019 елның 1 ае нәтиҗәләре буенча Саба районы хуҗалыкларының ферма мөдирләре белән киңәшмә уздырды.

8 февраль көнне Балалар иҗат үзәгендә  "Иң шәп әйдаман-2019” республика конкурсының муниципаль этабы  булып узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Арташ авыл җирлегендә "Россия чаңгы юллары 2019" һәм "Татарстан чаңгы юллары 2019"

Тэги: Арташ авыл җирлеге

SOTKA: 100-көнлек воркаут - бу бушлай онлайн белем бирү программасы өчен барлык, кем генә башлый, үз тренировкалар яки кире кайта дәресләргә соң озак тәнәфес яки травм.

 

Папье-маше вак кул моторикасын үстерә, шуңа күрә аны теләсә кайсы балалар учреждениесенә шөгыльләнү өчен тәкъдим итәргә була. Папье-маше белән шөгыльләнгәндә, бала киләчәктә кирәкле яңа инструментлар белән эшләү ысулларын үзләштерә, шулай ук сәнгать эшчәнлегенең төрләренә – рәсем ясау, аппликация, модельләштерү һәм башка күнекмәләргә өйрәнә.

Гордеева Г. А. җитәкчелегендә приютта тәрбияләнүчеләр газетадан статуэткалар ясадылар.  Эш барышында балалар папье-маше техникасының катлаулы булмавын, әмма төгәллек һәм сабырлык таләп итүен аңладылар. Уйлап табылган әйберне әзерләү процессы материалны озак киптерү аркасында берничә көнгә сузылды. Әмма сарыф ителгән вакыт бушка булмады, чөнки нәтиҗәдә, балалар үз куллары белән сөйкемле фәрештә сыннары ясадылар.

 


10
февраль, 2019 ел
якшәмбе

Кичә, 2019 елның 9 февралендә, Байлар Сабасында урнашкан чаңгы трассасында «Россия чаңгы юллары-2019 " һәм «Татарстан чаңгы юллары-2019»массакүләм ярышлары узды.

9 февраль көнне Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Иске Җөри мәдәният йортында "Диләфрүзгә иярәп, ягъни бер мәхәббәт кыйссасы" дигән театральләштерелгән тамаша белән чыгыш ясадылар.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International