ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2019 ел
шимбә

9 февраль көнне Кукмара район мәдәният йортында «Күп авазлы Татарстан» традицион музыка уен коралларында башкаручыларның республика фестиваль-конкурсы узды (2019). Саба районы мәдәният йортының "Нур" ансамбле иң яхшы нәтиҗәләр белән чыгыш ясады.

Хөрмәтле гражданнар авиациясе хезмәткәрләре һәм ветераннары!

    Сезне һөнәри бәйрәмегез — Россия Гражданнар авиациясе көне белән тәбрик итәбез!
    Бүген гражданнар авиациясе Россиянең транспорт системасының мөһим өлеше булып тора, аның уңышлы эшләвенә икътисадның күп кенә тармаклары илнең чәчәк атуына һәм халыкның иминлегенә бәйле.
    Күп еллар дәвамында сез гражданнар авиациясен үстерүгә зур өлеш кертәсез, эшлекле хезмәттәшлекне, икътисадый һәм мәдәни элемтәләрне киңәйтүгә ярдәм итәсез, республика халкы һәм предприятиеләренең һава транспортларында ихтыяҗларын тәэмин итәсез.
    Бу бәйрәм көнендә сезнең җаваплы, намуслы һәм югары профессиональ хезмәтегез, сайлаган эшкә тугрылыгыгыз, аның эзлекле социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.
    Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, билгеләнгән планнарыгызның тормышка ашуын һәм яңа үрләр яулавын телибез!


8
февраль, 2019 ел
җомга

Февраль-хәрби-патриотик тәрбия айлыгы, батырлыкае: 23. 02. – Ватанны саклаучылар көне, 15. 02. - Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне, 15.02. – календарь да билгеләп үтелмәсә дә, тагын бер истәлекле вакыйга бар: 15.02 - яшь антифашист көне һәм тагын календарьда билгеләнмәсә дә зур әһәмияткә ия булган бер вакыйга бар: 1944 елның февралендә төрмә диварларыннан Муса Җәлилнең соңрак "Маобитдәфтәрләре" дип аталачак кулъязмасын алып чыгалар , 15. 02-патриот шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Бүген 5 февраль көннеИке басу Арташ мәдәният йортында "Җидегән чишмә"клуб берләшмәләре әгъзаләре һәм китапханә белән берлектә "Җәлил эзләре буйлап"дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичә "Моабит дәфтәрләре"китабына багышланган иде. Кичә барышында "Җырларым", "Сәгәт", "Дулкыннар"кебек М. Җәлил сүзләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады. "Җидегән чишмә» клубы әгъзалары шагыйрьнең шигырьләрен һәм поэмаларын яратып укыдылар, катнашучылар алдында яттан сөйләделәр. Әдәби музыкаль кичә дә кадерле кунаклар булып, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Лэйсан Рәкыйп кызы һәм үзәкләштерелгән китапханәләр системасы методисты ИлсөярИлдусовна катнашты. Әдәбикичә барышына нәтиҗә ясап, үзәккитапханә директоры ЛэйсанРәкыйп кызы чыгыш ясады. Катнашучылар алдында шагыйрьнең «Табут»шигырен сәнгатьле итеп башкарды. Батырлык көненә багышланган чара югары дәрәҗә дә узды. Муса Җәлилнең китап күргәзмәсе һәм “Җидегән чишмә” клубына йөрүчеләрнең кулэшләреннән күргәзмә куелды.

2019 нчы елның 6 нчы февралендә Курсабаш авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды. Җыенда район башлыгы урынбасары Р.Р. Закирзянов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Эзмә авыл җирлеге башлыгы А.Р.Гыймадиев халык каршында, 2018 нче елда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады һәм 2019 нче елда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Шулай ук халык каршында участок инспекторы Ф.Р.Мөбәрәков, Теләче муниципаль районнары буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактика эше алып баручы дәүләт җитәкчесе, эчке эшләр подполковнигы Галимуллин А.Р., ТР Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча пенсия фонды җитәкчесе Якупова Ф.Ш., Шәмәрдән радиотелевизион тапшыручы үзәге идарәсе начальнигы Хазиев А.Ш., Федераль налог хезмэтенен 10 нчы номер районара инспекциясенен налог тулэучелэрне исэпкэ алу булеге  начальнигы Нигматзянов Ф.Ф., «Татэнергосбыт» оешмасынын клиентларга хезмэт курсэту офисынын җитәкчесе Галимҗанов Р.Х., Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Котдусов И.И. чыгыш ясадылар. Гражданнарны борчыган сорауларга район башлыгы урынбасары Р.Р. Закирзянов жавап бирде. «Курсабаш авыл җирлеге».

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

5 нче февраль көнне Килдебәк авыл җирлегендә җыен булып узды.

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

2019 нчы елның 7 нче февралендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлелек» бүлеге тәрбиячесе Яруллина Р.Р. «Дөньяда барысы да кызык!"танып-белү уенын үткәрде.

2019 елның 9 февралендә Байлар Сабасында урнашкан чаңгы трассасында «Россия чаңгы юллары-2019» һәм «Татарстан чаңгы юллары-2019» дип аталган массакүләм чаңгы ярышлары узачак

7 февраля директор Сабинской ЦБС Билалова Лейсан Ракиповна, методист Шакирзянова Ильсеяр Ильдусовна, библиограф Шамилова Альбина Ринатовна совместно с библиотекарем Лесхозской сельской библиотеки ознакомились с деятельностью клуба “Кулларыңнан гөл тама”.

Чарада балаларның әти-әниләре һәм Саба гимназиясе укытучылары катнашты.

7нче февраль көнне Тимершык авыл китапханәсендә  "Ак калфак"клубына йөрүчеләр өчен "Халкыбызның күңел бизәкләре" дигән чара уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International