Әдәби-музыкаль кичә

2019 елның 8 феврале, җомга

Февраль-хәрби-патриотик тәрбия айлыгы, батырлыкае: 23. 02. – Ватанны саклаучылар көне, 15. 02. - Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне, 15.02. – календарь да билгеләп үтелмәсә дә, тагын бер истәлекле вакыйга бар: 15.02 - яшь антифашист көне һәм тагын календарьда билгеләнмәсә дә зур әһәмияткә ия булган бер вакыйга бар: 1944 елның февралендә төрмә диварларыннан Муса Җәлилнең соңрак "Маобитдәфтәрләре" дип аталачак кулъязмасын алып чыгалар , 15. 02-патриот шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Бүген 5 февраль көннеИке басу Арташ мәдәният йортында "Җидегән чишмә"клуб берләшмәләре әгъзаләре һәм китапханә белән берлектә "Җәлил эзләре буйлап"дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичә "Моабит дәфтәрләре"китабына багышланган иде. Кичә барышында "Җырларым", "Сәгәт", "Дулкыннар"кебек М. Җәлил сүзләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады. "Җидегән чишмә» клубы әгъзалары шагыйрьнең шигырьләрен һәм поэмаларын яратып укыдылар, катнашучылар алдында яттан сөйләделәр. Әдәби музыкаль кичә дә кадерле кунаклар булып, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Лэйсан Рәкыйп кызы һәм үзәкләштерелгән китапханәләр системасы методисты ИлсөярИлдусовна катнашты. Әдәбикичә барышына нәтиҗә ясап, үзәккитапханә директоры ЛэйсанРәкыйп кызы чыгыш ясады. Катнашучылар алдында шагыйрьнең «Табут»шигырен сәнгатьле итеп башкарды. Батырлык көненә багышланган чара югары дәрәҗә дә узды. Муса Җәлилнең китап күргәзмәсе һәм “Җидегән чишмә” клубына йөрүчеләрнең кулэшләреннән күргәзмә куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International