“Кулларыңнан гөл тама”
7нче февраль көнне Саба ҮКСы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы, методист Шакирҗанова Илсөяр Илдус кызы, библиограф Шамилова Альбина Ринат кызы белән бергәләп Лесхоз авылы китапханәсе каршында эшләп килүче “Кулларыңнан гөл тама” клубы хатын-кызларының чираттагы утырышының эшчәнлеге белән таныштылар. Әлеге утырыш Муса Җәлил тормыш юлына багышланган иде. Кичә барышында Муса Җәлилнең шигырьләре, җырлары яңгырады.Чара ахырында килгән кунаклар үзләренең уй-фикерләрен, теләкләрен җиткерделәр. Саба ҮКСы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы “Ак калфак” оешмасының эшчәнлеге, “Саба сөлгесе” бәйгесен үткәрү тәртибе турында сөйләде, авыл халкына сүзләрен җиткерде.