Балалар һәм өлкәннәр өчен иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе, әлбәттә, ул Яңа ел. Балалар бу көнне булачак могҗизаларга ышаналар, яңа ел төнендә бүләкләр алырга яраталар. Аларга бу бәйрәмнең безнең илдә ничек билгеләп үтелүе, яңа елның әкияти персонажлары, бәйрәмнең электән килгән гореф-гадәтләре кече яшьтән үк таныш. 25 декабрь көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда укучылар “Яңа ел җир йөзе буйлап атлый” дип исемләнгән виртуаль сәяхәттә булдылар. Музей хезмәткәре аларны башка илләрдә яңа елны ничек,кайчан уздырулары, бәйрәмнең тарихы,гореф-гадәтләре белән якыннан таныштырды.