Килдебәк авыл җирлегендә халык җыены.

2019 елның 8 феврале, җомга

5 нче февраль көнне Килдебәк авыл җирлегендә җыен булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Килдебәк  авыл җирлеге башлыгы  Н. Н. Заһидуллин халык каршында 2018 нче елда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады һәм 2019 нчы елда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Участок инспекторы А.М. Каюмов 2018 нче елда авыл җирлегендә булган хокук бозулар һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлек белән таныштырды. Шулай ук җыенда Татарстан Республикасының Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча  янгын күзәтчелеге һәм профилактика эше алып баручы дәүләт җитәкчесе, эчке эшләр подполковнигы Галимуллин А.Р., Татарстан Республикасының Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча пенсия фонды җитәкчесе Якупова Ф.Ш., Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Котдусов И. И., Татэнергосбыт оешмасынын клиентларга хезмэт курсэту офисынын инженеры Хабибрахманова М.М.,   Федераль налог хезмэтенен 10 нчы номер районара инспекциясенен налог тулэучелэрне исэпкэ алу булеге  начальнигы Нигматзянов Ф.Ф. Җыенны йомгаклап Саба муниципаль районы урынбасары Р.Р. Закирҗанов авыл җирлегендә яшәүче халкка мөрәҗәгать итеп, авылның һәм гомүмән районның киләчәген ничек күрүе, нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк дигән фикерләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International