7нче февраль көнне Тимершык авыл китапханәсендә "Ак калфак"клубына йөрүчеләр өчен "Халкыбызның күңел бизәкләре" дигән чара уздырылды.Чара барышында халкыбызның гореф гадәтләре,йолалары, борынгы уеннарын искә төшерелде. Клубка йөрүчеләр белән Кәрим Тинчуриннын "Зәңгәр шәл" спектакленнән өзек куелды. Әлеге чарада Саба ҮКСы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы, методист Шакирҗанова Илсөяр Илдус кызы, библиограф Шамилова Альбина Ринат кызы катнашып Тимершык авылы китапханәсе каршында эшләп килүче “Ак калфак” клубы хатын-кызларының чираттагы утырышының эшчәнлеге белән таныштылар. Саба ҮКСы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы “Ак калфак” оешмасының эшчәнлеге, “Саба сөлгесе” бәйгесен үткәрү тәртибе турында сөйләде, авыл халкына сүзләрен җиткерде.