Сабаның 3 нче номерлы “Шоколад” балалар бакчасында “Ачык ишекләр” көне уздырылды. Чарада балаларның әти-әниләре һәм Саба гимназиясе укытучылары катнашты. Мондый чаралар оештыру мәктәпкәчә белем бирү учреждениясенең ата-аналар белән бердәм эшчәнлеген ныгыта, белем бирү процессында катнашучыларның хезмәттәшлеген үстерүгә ярдәм итә.