Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә «Дөньяда барысы да кызык!"танып-белү уены

2019 елның 8 феврале, җомга

2019 нчы елның 7 нче февралендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлелек» бүлеге тәрбиячесе Яруллина Р.Р. «Дөньяда барысы да кызык!"танып-белү уенын үткәрде.

Дәреснең максаты:

 - балаларда танып-белү активлыгын, кызыксынучанлыгын, дидактик уеннар аша үстерүгә ярдәм итү;

- урман ияләре белән танышуны дәвам итү;

- балаларны табышмакларга җавап бирергә өйрәтүне дәвам итәргә;

- рәсемне ясап бетерү һәм аны төсле карандашлар белән буяу алымнарын ныгыту;

 - кулның вак моторикасын үстерү;

 - тере табигать белән кызыксыну тәрбияләү.

Бу дәрестә балалар урман хайваннары белән таныштылар, рәсемнәрне карадылар, табышмаклар чиштеләр. Без балалар белән бергә: «Кемнең койрыгы?», «Могҗизалы капчык», «Кем, кайда яши?» дип аталган дидактик уеннар уйнадык.

Балаларга бигрәк тә төсле карандашлар белән буяу һәм  рәсемнәрне ясап бетерү ошады. Дәрес вакытында балалар активлык һәм кызыксынучанлык күрсәттеләр.

 

Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты -интернатында

“Безнең якташыбыз-Әфганстан сугышчылары " дигән стенгазета чыгарылышы

 

2019 елның 6 февралендә «Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернаты» тэрбиячесе  Шакирова Айсылу" Безнең якташ-Әфганстан сугышчылары»дигән стенгазетаны чыгару дәресе үткәрде. Әлеге чарада 5 укучы катнашты.

 

2019 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тула. Безнең өчен бу сугыш-тарих. Ул Ватаныбызның, туганнарыбызның, якыннарының, авылдашларыбызның тарихының бер өлеше булып тора. Без яшь буынга илебезнең иминлеген тәэмин итүгә һәм РФ Кораллы Көчләре абруен күтәрүгә өлеш кертү өчен әфганчылар традицияләренә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү зарур дип саныйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International