Татарстан Республикасының  КВН юбилей фестивале

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Кичә КФУның "Уникс" мәдәни-спорт комплексында Татарстан Республикасының  КВН юбилей фестивале узды. Анда йөздән артык КВН командасы катнашты.

Уенны бәяләделәр:  «Вятка» КВН командасы составында Югары лига чемпионы Дмитрий Бушуев; «4 татарина» КВН командасы составында Югары лига Вице - чемпионы Дмитрий Черных; «Волга - Волга» ВИА сәнгать җитәкчесе Антон Салакаев; «4 Татарина» КВН командасы катнашучысы, «ТНВ» каналында кулинар тамашасы алып баручы Руслан Шәрәфетдинов; «Нәфис» компанияләр төркеменең җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге директоры Айгөл Мирзаянова; жюри рәисе Георгий Шамгун улы Гатауллин.

"Саба җыелма командасы" ТР КВН фестиваленең "иң яхшы номеры" номинациясен алды.

Команданы чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International