2019 елның 10 февралендә Байлар Сабасында урнашкан үзәк шугалакта урам хоккее буенча турнир узды. Кереш сүзләрне район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гарипов Ирек Рамазан улы башлады һәм барлык катнашучыларны турнир ачылышы белән котлады.
"Локомотив» командасы «Железяки» командасын 2-1 исәбе белән җиңде һәм «Байлар Сабасы – 2019» кубогына ия булды. Финал уеныннан соң турнирның иң яхшы командалары һәм уенчылары аталды.
Шул рәвешле:
1 нче урын «Локомотив " командасы»;
2 нче урын «Железяки " командасы»;
3 нче урын «Дуслык " командасы.
ИҢ ЯХШЫ УЕНЧЫЛАР:
1. Фәтхриев Илшат (Локомотив);
2. Гарипов Ришат (Тимерчеләр);
3. Мөхетдинов Инсаф (Дуслык);
4. Гыйләҗиев Илшат (Ак Барс);
5. Насыйбуллин Артур (Саба-1);
6. Насыйбуллин Эдуард (Чайки).
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм уңышлар теләп калабыз!