Бүген Саба районы гимназиясенең «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары һәм «Җиңү Волонтерлары» Бөек Ватан сугышында һәлак булган районыбыз геройларына куелган һәйкәл тирәсен тәртипкә китерү өчен берләштеләр.
Экологик икеайлык кысаларында Шәмәрдән авыл җирлеге территориясендә өмәләр үткәрелә.
Шәмәрдән мәдәният йортында Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көненә багышланган «Космос в картинках» тематик сәгате булып узды.
9 - 15 апрель көннәрендә Шәмәрдән мәдәният йортында барлык теләүчеләр өчен «Отец Героя» дигән фотокүргәзмә эшли. Күргәзмә Ватанны саклаучыларның батырлыгы һәм каһарманлыгы, исәннәр һәм хезмәтне дәвам итүчеләр, һәлак булган геройлар турында күрсәтә
12 апрель көнне Юлбат авыл китапханәсе «Билгесез сугыш битләре» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрде.
"Саба" ҖЧҖнең Евлаштау бригадасында тракторларга , тагылма арбаларга һәм башка үзйөрешле машиналарга техник карау узды.
Язгы ярминкәләр башланды , бу безнең быел икенче тапкыр килү.
Халык ярминкәләрне һәм безнең мичтә пешкән коймакларны, самавыр чәен көтеп ала, өстәл яныннан беркайчан да сатып алучылар , кунаклар өзелми.
Һәм без дә, ачык йөзебезне , тәмле сүзебезне һич тә җәлләми, бер дә зарланмый хезмәт күрсәтәбез.
Кайнар чәй һәм коймак белән сыйланучы халык та канәгать , без дә яхшы теләкләр һәм рәхмәт сүзләре ишетәбез.
11 апрель көнне Юлбат авыл китапханәсендә, “Авыл яши” проекты кысаларында, “Гомрә – күңел үзгәртә” дип исемләнгән очрашу үткәрелде.
10 апрель көнне Юлбат авыл китапханәсе «Минем һөнәрем - китапханәче» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирү дәресе үткәрде.
Татарстан буенча Саба командалары волейбол ярышларыннан икеләтә жиңү белән кайтты!