«Космос в картинках» тематик сәгать

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

Шәмәрдән мәдәният йортында Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көненә багышланган «Космос в картинках» тематик сәгате булып узды. Чара барышында балалар космос турында кызыклы фактлар белделәр. Алар беренче космонавт Юрий Гагарин турында сөйләделәр һәм аның батырлыгы белән горурлануларын белдерделәр. Чарада катнашучылар космик тематикага рәсемнәр ясадылар, ракета һәм йолдызларны сурәтләделәр. Тематик сәгать космоска кызыксыну уяту һәм фән белән шөгыльләнергә стимуллаштыру максаты белән оештырылды. Чара азагында алар бергәләп космос турында җыр җырладылар. Тематик сәгать балаларда уңай тәэсирләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International