Бүген Саба районы гимназиясенең «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары һәм «Җиңү Волонтерлары» Бөек Ватан сугышында һәлак булган районыбыз геройларына куелган һәйкәл тирәсен тәртипкә китерү өчен берләштеләр.

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

Бүген Саба районы гимназиясенең «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары һәм «Җиңү Волонтерлары» Бөек Ватан сугышында һәлак булган районыбыз геройларына куелган һәйкәл тирәсен тәртипкә китерү өчен берләштеләр. Акция Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы,Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс Ридаил улы, Саба гимназиясенең Ватанны  саклау һәм иминлек нигезләре укытучысы Илнур Хәйриев,тәрбия эше буенча директор киңәшчесе Рәзинә Абдуллина җитәкчелендә  узды.

Гарипов Ирек Рамазан улы чарада катнашучыларга мондый сүзләр белән мөрәҗәгать итте:

"Дәхшәтле еллар кайтавазы турындагы вакыйгаларны белү,  алар турында истәлекләрне кадерләп саклау, киләчәк буыннарга тапшыру һәм батырлар истәлегенә куелган һәйкәлләрне чистарту, саклау-безнең төп бурычыбыз булып тора. Бүген сез Игелек, җаваплылык һәм Ватанга мәхәббәт үрнәге күрсәтәсез. Бергә без Дөньяны яхшырак итәбез!».

Өмәгә чыкканнар, көздән коелган яфракларны себереп, чүпләрне җыеп, тузаннарын сөртеп, һәйкәл янын тәртипләп куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International