ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2019 ел
сишәмбе

2019 нче елның 25 март көнендә “Әллүки”, “Бәләкәч”, “Кыңгырау” балалар бакчаларының зур һәм урта төркем балалары Саба балалар сәнгать мәктәбенә кунакка килделәр. Космик корабльне күз аллап төрле планеталарга юл тоттылар. Бер планетадан икенче планетага сәяхәт җыр-биюләр, уен коралларында башкарган әсәрләр белән үрелеп барды. 

Олы Кибәче авыл клубында сәхнә ачылышы уңаеннан авыл үзешчәннәре тарафыннан "Җырлап, сөенеп яшик!" дигән концерт куелды. Концертта "Сәрвиназ" фольклор ансамбле чыгышы, җырлар, биюләр үрелеп барды. Тамашаны авыл халкы бик яратып кабул итте.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

22,23,24 март көннәрендә Тимершык авыл җирлегенә кергән авылларда мәдәни-күңел ачу чаралары гөрләде. 25 март бөтен Россия күләмендә “Мәдәният хезмәткәрләре” көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан 22 март көнне Кызыл-Мишә авылы клубында җирлеккә кергән мәдәният йорты җитәкчеләре арасында “Мәдәният дөньясында” исеме астында бәйге уздырылып, конкурсантлар бәйгеләрдә җыр, бию, нәфис сүздә осталыкларын күрсәтеп тамашачыларны сөендерделәр. Шулай ук 23, 24 март көннәрендә Тимершык,Кызыл-Мишә, Миңгәр, Көек, Сабай авылларында “Нәүрүз бәйрәмнәре” оештырылды. Һәр авылда “Карга боткасы”, коймак, чәй әзерләнгән иде. Бәйрәмдә олысы, кечесе төрле уен, конкурсларда катнашып спонсорлар тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне алып, оештыручыларга һәм иганәчеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр.  

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

«Федераль әһәмияттәге Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында (Татарстан) махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында» 2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы Федераль закон нормаларын гамәлгә ашыру буенча системалы эш оештыру максатларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы түбәндәгеләрне хәбәр итә.

Тэги: Икътисад бүлеге

25
март, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 24 нче март көннендә, Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалының А. А. Фәтхуллин җитәкчелегендәге укучылар тынлы оркестры, Балашиха шәһәренең «2 нче номерлы балалр тынлы музыка мәктәбе» ндә узган Тынлы уен коралларында башкаручылар  ачык Мәскәү өлкәсе конкурсында.  

Тэги: Мәдәният бүлеге

Бүген безнең балалар бакчасында Татарстан Республикасы ДАҺББУ «Габдулла Тукай исемендәге педагогия көллияте” ндә мәктәпкәчә белем бирү оешмасы музыка җитәкчеләренең квалификация күтәрү Республика курсларын тыңлаучылары өчен  “Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары музыка җитәкчеләреләренең профессиональ эшчәнлегендә заманча технологияләр” темасына стажировка үткәрелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

    Салым түләүчеләргә физик затлар кеременә салым буенча салым законнары һәм салым декларацияләрен тутыру тәртибе турында мәгълүмат бирү буенча.

2019 елның 4 апреле 08.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр

2019 елның 05 апреле 08.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр

2019 елның 25 апрелендә 08.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр

2019 елның 26 апрелендә 08.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр

24 нче март көнендә Казан шәһәренең  бадминтон үзәгендә Республика күләмендә уздырылган “Бадминтон өметләре2019” ярышының 1 нче этабына нәтиҗәләр ясалды. Ярышта җиңүчеләрне ялгыз, парлы, катнаш уеннарының нәтиҗәләреннән чыгып билгеләделәр.

22 март көнне Сабаның сәләтле балалар өчен мәктәп-интернатында районыбыз мәктәпләренең 5-8нче сыйныф укучылары өчен математик бәйге үткәрелде. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

  Тургай " приютында "Яшә җир" программасын тормышка ашыру кысаларында "Табигать почмагы, бүлмә гөлләре"темасына викторина уздырдылар. Чарада балалар бүлмә үсемлекләре һәм аларны карау алымнары турында белемнәрен ныгыттылар. Чара барлык балаларгада ошады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International