Тынлы уен коралларында башкаручыларның  Мәскәү өлкә ачык конкурсы

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

2019 елның 24 нче март көннендә Саба муниципаль районы Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалының А. А. Фәтхуллин җитәкчелегендәге укучылар тынлы уен кораллары оркестры, Балашиха шәһәренең «2 нче номерлы тынлы музыка мәктәбе» ндә узган Тынлы уен коралларында башкаручыларның  Мәскәү өлкәсе ачык конкурсына чакырылган иде.  

Әлеге конкурста Мәскәү өлкәсе шәһәрләреннән күп кенә балалар музыка мәктәпләре һәм сәнгать мәктәпләре катнашты: Королев, Мытищи, Черноголовка, Кущино, Электросталь, Воскресенск, Подольск, Дмитров һәм башкалар. Әлеге конкурсның жюри рәисе һәм әгъзалары булып Гнесиннар исемендәге РМА профессорлары, Халыкара конкурслар лауреатлары, Россиянең атказанган һәм халык артистлары: В. И. Пушкарев, Л. Я. Мельников, В. Х. Школьник, Ю. Б. Бабий, Е. Л. Яковлев, А. Ю. Кравченко.

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Балалар тынлы оркестры «Ансамбльләр» номинациясендә II дәрәҗә Лауреат дипломына лаек булды, шулай ук «Солистлар» номинациясендә тынлы башкару сәнгатен популярлаштырган өчен Диплом белән оркестр солисты Данис Усманов бүләкләнде. Укытучы А. А. Фәтхуллин Балашиха округы мәдәният бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International