Һава көймәсендә уен кораллары иленә сәяхәт

2019 елның 26 марты, сишәмбе

2019 нче елның 25 март көнендә “Әллүки”, “Бәләкәч”, “Кыңгырау” балалар бакчаларының зур һәм урта төркем балалары Саба балалар сәнгать мәктәбенә кунакка килделәр. Космик корабльне күз аллап төрле планеталарга юл тоттылар. Бер планетадан икенче планетага сәяхәт җыр-биюләр, уен коралларында башкарган әсәрләр белән үрелеп барды.   Юлларында очраган каршылыкларны җиңү балаларга берни тормады.   Салават күперенең 7 төсле дугасыннан барлыкка килгән ноталарны күрү, аларны яңгыравын ишетү, уен кораллары белән танышу нәни дусларыбызда сәнгать дөньясына аеруча кызыксыну уятты.

Сәнгать мәктәбендә укучыларнын биюләре, җырчыларыбызның чыгышы, клавишалы, кыллы, тынлы, халык  уен коралларында башкарган әсәрләре балаларның күңелләренә хуш килде.

Балалар бакчасы тәрбиячеләре Сәнгать мәктәбе укучыларына һәм укытучыларына мондый файдалы һәм кызыклы очрашулар өчен рәхмәт әйтеп, концерттан алган якты хисләр белән таралдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International