Бүген безнең балалар бакчасында Татарстан Республикасы ДАҺББУ «Габдулла Тукай исемендәге педагогия көллияте” ндә мәктәпкәчә белем бирү оешмасы музыка җитәкчеләренең квалификация күтәрү Республика курсларын тыңлаучылары өчен “Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары музыка җитәкчеләреләренең профессиональ эшчәнлегендә заманча технологияләр” темасына стажировка үткәрелде. Музыка җитәкчеләре мәктәпкәчә белем бирү оешмасында музыка эшчәнлеген оештыруның төрле формаларын әзерләделәр һәм күрсәттеләр: “Могҗизалы музыка дөньясында” шөгеле, “Табигатьне саклагыз!” курчак театры, инглиз телендә “Нигә кар ак?” театральләштерелгән күренеше, йөзү буенча түгәрәк эшчәнлеге чыгышы, музыкаль логопедик күнегүләр, “Кояш барыбызны да бертөрле яктырта” дип исемләнгән музыкаль күңел ачу эшчәнлеге, “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның социаль җайлашуында музыкаль коммуникатив уеннар һәм биюләрне куллану” темасына мастер-класс. Балтач районы, ЯрЧаллы, Бөгелмә, Азнакай, Әлмәт, Арча, Кукмара, Биектау шәһәрләреннән килгән педагоглар стажировка азагында фикерләр алыштылар, үткәрелгән чараларның профессиональ дәрәҗәдә, эчтәлекле, инновацион һәм практик әһәмияткә ия булуларын билгеләп үттеләр.