Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!
Бу көн туган җиребезне рухи үстерүгә һәм бай мәдәни мирасны популярлаштыруга бәяләп бетергесез өлеш кертүчеләрне берләштерә.
Мәдәният хезмәткәрләре көне - музей, китапханә, клублар, сәнгать мәктәпләре хезмәткәрләре генә түгел, ә күпсанлы мәдәни-массакүләм чаралар тамашачылары, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, китап укучылар һәм музейларга килүчеләр бәйрәме дә.
Сезнең хезмәтегез бәяләп бетергесез, чөнки сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә безнең район мәдәни үсеш ноктасында. Без сезнең хезмәтегез, тырышлыгыгыз, җаваплылык белән башкаруыгыз өчен рәхмәтлебез. Сез чын мәгънәсендә креативлык, талантлылык билгесе булып саналасыз.
Сезнең хезмәтегез һәрвакыт күз алдында: сез кешеләргә бәйрәм ясыйсыз, район халкына милли мәдәниятнең чын чишмә башы белән танышырга, анда иң очкынлы һәм кыйммәтле нәрсәләрне күрергә ярдәм итәсез. Ә бу бик мөһим: яхшылык хисе, елмаю, Мәхәббәт, Кәеф! Сезнең өчен бәйрәмнәр бит-бу сезнең көндәлек эшләрегез. Сезгә оптимизм, яңа мөмкинлекләр, иң иҗади идеяләр, рухи күтәрелеш, күңел күтәренкелеге һәм бәхет телибез!
Бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән.Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигешләшкән вакытын исәпләгәннәр. Ул 21 мартка туры килгән. Татарлар аны "Нәүрүз ае" дип йөрткәннәр. Нәүрүз - язгы бәйрәм. Бу гүзәл бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел...
23 март көнне Чабия Чурчи авылы клубында "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде.авыл халкы һәм кайткан кунаклар Нәүрүз боткасы белән сыйланды. татар халкының төрле уеннары уйналды.Уеннар концерт номерлары белән аралашып барды.Бәйрәм ахырында дискотека үткәрелде. Бәйрәмнән беркем дә бүләксез кайтып китмәде
Нәүрүз дан булсын! Әнә шулай безнең борынгы бабаларыбыз да Нәүрүз бәйрәмен көтеп алганнар. Тимершык авылы халкы бәйрәмне шундый сүзләр белән каршы алды.24 март көнне мәдәният йортында Нәүрүз бәйрәме оештырылды. Бәйрәм концерт номерлары белән башланып китте.Әлеге тамашаны күреп, Язсылу кызы да бәйрәмдә катнашырга теләк белдерде.
Бәйрәм хәрәкәтле уеннар белән үрелеп барды. Шигъри юллар аша алып баручылар табигатьне, туган җирен, аның сынмас байлыкларын – урманнарны, елгаларны һәм канатлы дусларын яратырга һәм сакларга өндәделәр. Бәйрәмдә яңгыраган татар җырлары һәм биюләре барысына да ошады. Нәүрүз бәйрәме бер сулышта үтте. Ә саф һавада кыздырылган ботка ничек тәмле иде инде!
24 март көнне Иске Икшермэ мэдэният йортында язгы бәйрәм Нәүрүз үткәрелде. Бәйрәм балалар чыгышы белән башланып китте һәм Иске Икшермэ мэдэният йортынын үзешчән башкаручыларынын җырлары һәм биюләре белән дәвам итте. Күнелле уеннардан соң, бөтен халык тәмле ботка,коймак, чәй белән сыйлады.
2019 елның 21-24 мартында «САБА-АРЕНА " УСК базасында өстәл теннисы буенча XVIII Бөтенроссия турниры, РСФСРның, Татарстан АССРның Атказанган урманчысы, «Почет Билгесе» һәм «Октябрь революциясе» орденнары кавалеры Н.М. Миңнеханов истәлегенә багышланган XVIII Мемориал узды.
23 март көнне район мәдәният йортында " Нәүрүз «фольклор ансамбленең 30 еллыгына багышланган юбилей концерты булып узды»
2019 елның 21 мартында «SABA-ARENA " спорт комплексында өстәл теннисы буенча бөтенроссия ярышлары - РСФСРның, Татарстан АССРның атказанган урманчысы, «Почет Билгесе» һәм «Октябрь революциясе» орденнары кавалеры Минниханов Н.М. истәлегенә өстәл теннисы буенча XVIII мемориал ачылды.
Хөрмәтле гидрометеорология хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – гидрометеорология хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз.
Бүген Гидрометеорология шартларына йогынты ясамаган тормыш өлкәсе юк диярлек. Республиканың барлык почмакларында – коры җирдә һәм диңгездә, шәһәрләрдә һәм бистәләрдә һава торышын күзәтү кыен булган станцияләрдә заманча фаразлауның нигезен тәшкил итә һәм мөмкин булган куркыныч күренешләр турында вакытында кисәтүнең нигезен тәшкил итә.
Гидрометеорология хезмәте хезмәткәрләре көн саен халыкның иминлеген тәэмин итүгә, икътисадка, гражданнарның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрүгә үз хезмәтләре белән өлеш кертәләр.
Гидрометеорология хезмәткәрләренә һәм ветераннарына һөнәри эшчәнлектә яңа уңышлар һәм казанышлар телибез.
Мәрхәмәтлелек – ярдәм итүгә әзер булу, башкалар өчен үзеңне аямау ул. Авырлыкка дуча булган кешенең хәлен аңлау һәм аңа сүз яки гамәл белән ярдәм итә белгән кешене шәфкатьле, игелекле кеше диләр.
Бүгенге көндә картларга юл аша чыгарга булышу, авыр сумкаларын кайтарып бирү бик сирәк күренеш. Кем бүгенге көндә җәмәгать транспортында картларга яки кечкенә балага урын бирер икән?! Бу гади генә булган гамәлләрне кирәксез дип исәплиләр.
20 март көнне Ике басу Арташ мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз инвалид-картлар йортында Нәүрүз бәйрәме белән котлап “Котлы булсын Нәүрүз” дип исемләнгән концерт программасы белән өлкәннәр алдында чыгыш ясап кайттык.
Бу көннәрдә “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиясенең Килдебәк бригадасында язгы кыр эшләренә әзерлек төгәлләнеп килә.