Язгы кыр эшләренә әзерлек

2019 елның 22 марты, җомга

Бу көннәрдә “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиясенең Килдебәк бригадасында язгы кыр эшләренә әзерлек төгәлләнеп килә. Булган авыл хуңалыгы техникасы, агрегатлар төзекләндерелгән һәм  эшкә әзерләнгән. Механизаторлар тракторларны техник күзәтүгә әзерләү белән мәшгуль. Хуҗалыкның инженер-механигы Рәмис Шайхуллин язгы кыр эшләрендә дүрт ДТ-75М, ике Т-150К, алты МТЗ һәм бер Камаз тракторы эшлиячәк дип белдерде. 26 нчы мартта Дәүләт техник күзәтүенең Саба районындагы бүлек җитәкчесе Р.Р. Харисов белән берлектә техникага һәм тракторларга техник күзәтү үткәрелүе күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International