ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

ООН тарафыннан 22 март – Бөтендөнья су көне дип билгеләп үтелә. Шул уңайдан 21 март көнне район китапханәсенең уку залында, китапханәче Мостафина Гөлнара Саба гимназиясенең 7 «Б» сыйныф укучыларына (укытучылары Галиева Наилә) “Су – яшәү чыганагы” - экологик сәгать уздырды.

Явлаштау авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы чоры, сугышта катнашкан фронтовиклар турындагы мәгълүмәтләрне тулыландыру буенча эш алып барыла.   Эзләну группаларында укучылар, җәмәгатҗ оешмалары, учреңдение хезмәткәрләре катнаша.  Безнең арада инде сугыш ветераннары калмады.   Шуңа да балачаклары сугыш елларына туры килгән тыл ветераннарының истәлекләре кадерле.  Безнең биләмәдән 297 кеше сугышка киткән, 175 кеше халәк булган, шуларныә 71-е хәбәрсез югалган.

               Явлаштау авыл җирлегндә туып үскән сугыш ветераннары турындагы мәглүмәтне, фотоматреиалларны Явлашау авыл җирлеге электрон адресына җибәрүегезне сорыйбыз.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

21 март – Бөтендөнья Чәчәкләр көне. Язның беренче билгеләре һәм символы булып – чәчәкләр санала.

2019 елгы капиталь ремонт программасына 2 күп фатирлы йорт кертелгән: Шәмәрдән авылы, Фрунзе урамы, 1 йорт эш төрләре: фасадны җылыту, отмосткалар ремонтлау, Байлар Сабасы штп һәм Мәктәп урамы, 52 йорт.
Бу этапта подряд килешүләре төзү буенча эш алып барыла.

 

2019 елның 20-26 апрелендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы, «Сәләт» Татарстан Республика яшьләр иҗтимагый фонды (алга таба – «Сәләт» Фонды) һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр форумы белән берлектә ИХО илләренең V Казан яшь эшмәкәрләр форумы (алга таба – Форум) оештыра.

Эмбрионнарны трансплантацияләү буенча укытуның 2 этабы ахырына якынлашты. 17 марттан 20 мартка кадәр сыерлар эмбрионын трансплантацияләү (күчереп утырту) буенча технолог-осеменаторлар укытуның йомгаклау этабы узды.

Команда эше нәтиҗәсендә белгечләр эмбрионнарны юдыру, аларның сыйфатын бәяләү һәм реципиентларга менү буенча тулы технологик курсны уңышлы төгәлләделәр. Эмбрионнарны алга таба күчереп утырту өчен туктатырга өйрәндек. Укытуның 2 этабы нәтиҗәләре буенча белгечләргә эмбрионнарны трансплантацияләү буенча технологларның квалификациясе бирелде һәм АКШ эмбрионнарының траснплантологлар ассоциациясе сертификатлары тапшырылды. Ветеринария фәннәре докторы Мэтью Доршортс укучылар төркеменең әлеге технология буенча белгечләр төркеменең югары потенциалын билгеләп үтте һәм уртак хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Саба районында нәсел эше буенча ирешелгән нәтиҗәләргә эре мөгезле терлекләр үрчетүнең әлеге ысулын кулланып нәселле сөт терлекчелеген алып баруның югары сортлы технологияләрен файдаланырга мөмкинлек бирә. Технолог-орлыкландыручыларга алган белемнәрен эштә куллануларын һәм практик күнекмәләрен югалтуларын телибез.

«Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә эшләүче шәфкәт туташы Сагитова Венера тарафыннан өлкән кешеләрдә очрый торган авырулар турында әңгәмә үткәрде.

17 нче март көнне Эзмә авыл җирлегендә Кышкы спартакиада уеннары үткәрелде. Спорт бәйрәмен Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов ачып жибәрде. Шулай ук Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе Ишниязов М.Р хәм Эзмә авыл җирлеге башлыгы Шайхетдинов А.Р. ачу тантанасында катнашты. Спонсорлар Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов, Эзмә авыл җирлеге, ҖЧҖ «Игенче», КФХ Ахметов Р.Г., ҖЧҖ «Сабинская ПМК Мелиорация», ҖЧҖ «Сабагро», ҖЧҖ «Сабылен», ИП Мавлетов А.Х., ИП Зарипов А.М., ИП Ахметов В.Г., ИП Габдрахманова Ч.И.
Ярышлар программасына волейбол ярышы, итекле футбол, канат тартышу, чангы ярышы, тау чангысы ярышы кергэн иде. 300 якын спортчы уеннарда катнашты. Эзмэ авыл жирлегенен бюджет хезмэткэрлэре балалар хэм олкэнрэклэр белэн торле кызыклы уеннар, конкурслар оештырдылар. Барлык килгэн катнашучыларны хэм кунакларны кайнар плов, коймак, чэй тэм-томнары белэн ООО «Игенче», КФХ Ахметов Р.Г., ООО «Сабинская ПМК Мелиорация» оешмалары бушка сыйлады.

 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Туктар авылы «Тамчы» балалар бакчасында бу атнада эшчәнлекләр  “Сулар ага,бозлар китә, кошлар кайта җылы яклардан” темасына багышланды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Түбән Шытсу авыл җирлегендә су агу турбаларын кардан чистарту эшләре ПМК-159 оешмасы ярдәме белән башкарлыды. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International