20 март көнне Кукмара район мәдәният йортында Бөтенсоюз Ленин Коммунистик яшьләр берлегенә нигез салынуга 100 ел тулуга багышланган концерт булды.
22 март көнне 9:30 сәгатьтә Саба муниципаль районы Башкарма комитетының актлар залында район активы белән киңәшмә утырышы узачак. Киңәшмәне Саба муниципаль районы башлыгы Р. Н. Миннеханов үткәрә.
Чакырылганнар исемлеге һәм повестка кушымта итеп бирелә.
2019 елның 19 февралендә «Saba Arena» спорт комплексында Саба муниципаль районының шәһәр һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре арасында өстәл теннисы турниры булып узды.
15 март көнне Иске Икшермә авыл җирлегендә Саба муниципаль районы Иске Икшермә авыл җирлегенең волейбол буенча авыл җирлегенең хезмәт коллетивларының ир-ат командалары арасында ачык беренчелек булып узды. Соңыннан Иске Икшермә авыл җирлеге һәм Саба Эчке эшләр министрлыгы командалары арасында иптәшләрчә матч узды.
Tатарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан “Минем шәҗәрәм” республика генеалогик тикшеренүләр конкурсы игълан ителде. Ул 2019 елның 20 мартында башлана.
Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Нәүрүз» бәйрәме булып узды. «Нәүрүз килә – яз килә!» дигән матур концерт программасы белән Ике Басу Арташ мәдәният йортының үзешчән сәнгатьтә катнашучылары чыгыш ясадылар. Өлкәннәргә татлы азык-төлек һәм бәйрәм кәефе бүләк иттеләр.
Югары Симет һәм Түбән Симет мәдәният йортында әти-әниләр һәм балалар белән берлектә “Гаилә бәйрәме” булып узды. Югары Симет авыл җирлеге.
14 март көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә шигърият көненә карата әдәби сәгать уздырдылар.
Пенсионерлар арасында "Компьютер Land "Өченче яшь" - 2019" конкурсы
17 март көнне чаңгы һәм волейбол буенча Сатыш авыл җирлеге командасы Эзмә авыл җирлегендә булып узган спартакиадада актив катнашты.
Шарифуллина Галия һәм Султанов Ирек чаңгы буенча икенче урынны алуга ирештеләр.