2019 елның 19 февралендә «Saba Arena» спорт комплексында Саба муниципаль районының шәһәр һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре арасында өстәл теннисы турниры булып узды. Турнирда барлыгы 14 авыл җирлеге башлыгы катнашты.
Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы, Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирзянов Расих Рәхимҗан улы, Башкарма комитет җитәкчесе Ишниязов Марат Рашат улы, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы катнашты.
Өстәл теннисы буенча тест турниры нәтиҗәләре:
1 урын – Шәфигуллин Ф. Ф
2 урын – Харисов Р. Р.
3 урын - Гатиятуллин А. Х.
Турнирның барлык җиңүчеләрен котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!