Югары Симет һәм Түбән Симет мәдәният йортында әти-әниләр һәм балалар белән берлектә “Гаилә бәйрәме” булып узды. Балалар әти-әниләренә багышлап өйрәнгән җырларын, шигырьләрен башкарып үткәннән соң, Әти-әниләр белән бергәләп кызыклы уеннар уйнадылар, күңел ачтылар. Балалар үз куллары белән ясаган буләкләрен бүләк иттеләр. Бәйрәм бик күңелле узды.