ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2019 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле такси йөртүчеләр, диспетчерлар, таксопарклар һәм 8-нче урыннан артык сыйдырышлы транспорт чаралары булган предприятие җитәкчеләре! Сезне 2019 елда пассажирлар ташу өлкәсендәге үзгәрешләр буенча семинар-киңәшмәгә чакырабыз: үзмәшгульлек, онлайн-кассалар, лицензияләү һ.б. беренче яртыеллыкта ук берничә җитди яңалыклар кертелә, алар белән бергә бу өлкәдә эшләр торышын яхшырак оештыра алачак мәсьәләләр турында фикер алышулар.

Киңәшмә 2019 елның 20 мартында 14:00 сәгатьтә, Башкарма комитетның актлар залында узачак.

19 март көнне районыбызның сәләтле укучылары Балалар иҗат үзәгенә җыелды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Ата-аналарның бала өчен шәхси үрнәге төрле дәлилләрдән дә көчлерәк һәм балаларга физкультурага мәхәббәт тәрбияләү – аның белән бергә шөгыльләнүнең иң яхшы ысулы! Нәкъ менә шуңа күрә Саба муниципаль районында гаиләнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе белән багланышларына зур игътибар бирәләр

Тэги: Мәгариф идарәсе

«Идел» журналы, Татарстан язучылар берлеге 19 март көнне район мәдәният йортының фойесында  якташ шагыйрә Илмира Гыймаева иҗатына карата әдәби суд уздырды.


19
март, 2019 ел
сишәмбе

Кичә, 2019 елның 18 мартында Килдебәк урта мәктәбенең спорт залында Саба муниципаль районының ветераннар командалары арасында мини-футбол буенча (40+) хезмәт коллективлары һәм җирлекләре арасында чемпионат дәвам итте.

Шәмәрдән авыл җирлегендә ШЛПУМГ хезмәткәрләре арсында еллык традициягә кергэн итек киеп футбол уйнау турниры утте. Барлыгы 11 команда катнашты. Барлык катнаушучылар һәм җиңучеләр истәлекле бүләкләр һәм грамота белән бүләкләнделәр.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

2019 елның 11 мартыннан 15 мартына кадәр мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары арасында «Ел тәрбиячесе-2019» республика һөнәри осталык конкурсы финалы узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең социаль   хезмәткәрләре,  ойгә барып   хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребездә   социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтү  эшләре  алып  баралар.

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре  "Саба муниципаль районындагы балалар һэм яшүсмерлэр өчен "Тургай" социаль приюты" Дәулэт казна учреждениясендә тәрбияләнүчеләргә «Виртуаль тормышта куркынычсызлык кагыйдәләре» турында әңгәмә үткәрделәр һәм видео тасмалар карап үттеләр. Чара ахырында балалар белән эмоциональ киеренкелекне бетерү буенча уен уйнатылды.

Олы кибәче авыл җирлегендә язгы ташу чорына әзерлек эшләре башланды. Су басу куркынычы булган җирләр, учреждение биләмәләре кардан чистартыла, кар сулары агу өчен канаулар казыла.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International