14 март көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә шигърият көненә карата әдәби сәгать уздырдылар. Катнашучылар яраткан авторларының шигырьләрен кычкырып укыдылар, яшь шагыйрьләр Л.Шәех, И.Иксанова, Э.Җәлилова һ.б.ның иҗаты белән таныштылар, хәзерге заман шигърияте турында фикерләштеләр. Кече Шыңар мәдәният йортының “Йомгак” балалар драма коллективы “Ак калфак” клубына йөрүчеләр каршында Ф.Яруллинның “Хәзинә” әсәре белән чыгыш ясады, җитәкчесе – Г.Рабгетдинова.