“Су – яшәү чыганагы” - экологик сәгать

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

 ООН тарафыннан 22 март – Бөтендөнья су көне дип билгеләп үтелә. Шул уңайдан 21 март көнне район китапханәсенең уку залында, китапханәче Мостафина Гөлнара Саба гимназиясенең 7 «Б» сыйныф укучыларына (укытучылары Галиева Наилә) “Су – яшәү чыганагы” - экологик сәгать уздырды.  Чарада укучыларга мәшһүр Япония галиме Масару Эмотоның күп еллар су белән фәнни тикшерү уздыруы турында видеоязма күрсәтелде. Галим криокамерада суны катырып көчле микроскоплар аша, катырылган су кристалларын фәнни тикшерү өстендә байтак вакытлар эшли, төрле күзәтүләр уздыра. Мәсәлән: Күзәтүләр вакытында суга “рәхмәт”, “мин сине яратам”, “яхшылык”, “матурлык” һәм башка позитив сүзләр әйтәләр һәм катыралар. Барлыкка килгән кристалларны микроскоптан карап искитмәле, берсеннән-берсе матур формага кергән кар бөртекләрен күрәләр. Икенче экспериментта, суга тискәре, ямьсез сүзләр әйтеп тикшерәләр: “син дурак”, “син кирәк түгел”, “үтерәм” дигән сүзләр әйтәләр. Суны шулай ук криокамерада катырганнан соң янәдән микроскоп аша карасалар, матур кар бөртекләре урынына әллә-нинди формасыз, ямьсез күренештән таң калалар. Шулай ук суга төрле музыка тыңлатып карыйлар. Моцарт, Бетховен, Бах, Чайковский музыкасын су бик тә ярата. Аларның тәэсире дулкынында су матур кар бөртекләре формасын алып үзгәрә. Ә инде авыр рок, металлика стиле суны какшата, боза, ямьсезли. Хәтта су кеше уйларын да укый һәм аңлый ала икән дигән нәтиҗә ясала.

    Практик өлештә исә укучы кызларга матур теләкләр әйтеп су эчәргә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International