Ноябрьнең соңгы ял көнендә илебездә Әниләр көне билгеләп үтелә. Шушы матур көнгә багышлап, Тимершык мәктәбенең 7 Б сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре-Хаҗиева Ә.Г.) «Әниемнең җылы кочагы» исемле бәйрәм чарасы үткәрделәр. Укучылар әниләре каршында жырлар, шигырьләр, биюләр белән чыгыш ясадылар. Чара кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәмнең икенче өлешендә тарих укытучысы Зарипова Зөлфия Фидаил кызы «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» дип аталган интеллектуаль уен үткәрде. Уен «Тарихта һәм тормышта әниләрнең роле» дигән темага багышланды.